Район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә

22 июль 2019 ел., дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 22 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы «Хуҗалык итүче субъектлар территорияләрендә торак пунктларда төзекләндерү эшләрен оештыру турында» доклад белән чыгыш ясады.

Муниципаль район территориясендә 2019 елның I яртыеллыгында профилактик чаралар уздыру һәм хайваннарның аеруча куркыныч авырулары профилактикасы турында «Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Шакиров Руслан Рашат улы хисап тотты.

Муниципаль районда ГТО нормаларын тапшыру турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Хөснетдинов Илназ Халим  улы чыгыш ясады. Илназ Хәлим улы ГТО нормаларын тапшыруда катнашучы һәм анда катнашмаган оешмалар исемлеген тәкъдим итте (фоторепортажда китерелгән).

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альбертович Вазыхов бистәне төзекләндерү, халык белән эшләү һәм район оешмалары тарафыннан беркетелгән территорияләрдә төзекләндерү эшләрен башкармауга юл куймау буенча уртак эш кирәклеген ассызыклады. Бу мәсьәләне аерым контрольгә алалырга.

Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешүләр төзү, район газетасына язылу мәсьәләләре дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования