Иске Казиле авыл китапханәсендә балалар өчен «Сәламәт булу- ул бик шәп!» спорт-круиз оештырылды.
Чараның максаты - балаларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру иде.
Китапханәче Габдуллина Гөлшат сәламәтлек турында әңгәмә үткәрде, аннан соң яшь укучылар викторинада актив катнаштылар һәм үзләрен спорт уеннарын яхшы белүчеләр итеп күрсәттеләр.
Соңыннан балалар рәхәтләнеп футбол уйнадылар, велосипедта йөрделәр һәм елгада коендылар.
Бу мавыктыргыч формада китапханәче балаларга сәламәт булу модалы һәм дәрәҗәле булган дигән фикерне җиткерергә тырышты.