Келәнче авыл җирлегенең Туфан Миңнуллин паркында иҗат концерты

2019 елның 23 июле, сишәмбе

19 июль көнне Келәнче авыл җирлегенең Туфан Миңнуллин паркында иҗат концерты булды. Бу очрашуда авылдашларына игелек, кунакчыллык, хөрмәт, ярдәм атмосферасы хөкем сөрде. Сәхнә ветераннары Гизиев Гаделҗан абый, Миңнуллин Әхмәт, Гомәров Ринат, Йосыпова Айсылу, Юсупов Фәрит, Хәсәнова Рәисә, шулай ук Келәнче авылының иҗат яшьләре безне үз чыгышлары белән сөендерде. Кама Тамагында яшәүчеләр исеменнән Келәнче авыл мәдәният йорты мөдире Вафина Миләүшә Таһир кызына һәм сәнгать җитәкчесе Хәсәнова Айгөл Таһир кызына аерым рәхмәт әйтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International