Кама Тамагы муниципаль районында «Частник» профилактик операциясе узды

23 июль 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 1 июленнән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге №01-05/132-пр боерыгы нигезендә Кама Тамагы муниципаль районында «Частник» профилактик операциясе узды. Тикшерүләр вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт, техник торыш, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре куелу һәм дөреслеге, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмауга аерым игътибар бирелде. Әлеге вакыт эчендә 31 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 9.3 ст.буенча административ чаралар күрелде. Тикшерүләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Гайнуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования