Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Кама Тамагы муниципаль районына эшлекле визиты

13 август 2019 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, аны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов озата йөрде.

Кама Тамагында Татарстан Республикасы Президенты Архангельск Кариле авылында агач архитектурасы реставрацияләү үзәген төзү, районда туристлык юнәлешен үстерү мөмкинлекләре (Юрьев мәгарәләре), «Гипс компаниясе» ҖЧҖ ("AKSOLIT – гипс нигезендә заманча төзелеш катнашмалары маркасы, гипсокартон яфраклары һәм пазлы - тешле плитәләр), «Кече Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгы, "Камамбер" (Ак күгәрекле сыр җитештерү-Француз камамберы аналогы); «Кама виноград бакчасы» буенча күргәзмә стендлары белән танышты.

Визит барышында Рөстәм Нургалиевич авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Кама Тамагы муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов; Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Нәҗип улы Хәйруллин; ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров; «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Илдус улы Җиһаншин һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования