Һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча документлар бирү

13 август 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 9 августында Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы тарафыннан җибәрелгән эшсез гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча дәресләрне тәмамлаган тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге эшче һөнәре, хезмәткәр вазыйфасы турында таныклыклар тапшырылды.

21 эшсез һәм бер эшсез инвалид ай дәвамында "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге» шәхси белем бирү учреждениесе базасында «Стилист» һәм «Маникюрша» һөнәрләре буенча һөнәри белем бирү программаларын үзләштерделәр. Шуларның 12се эшсез һәм бер эшсез инвалид «Стилист» һөнәре буенча һөнәри белем бирү программасы буенча укуларын һәм 9ы «Маникюрша» һөнәре буенча  уңышлы тәмамлады.

Документлар тапшырылганнан соң, барысына да «Ничек үзмәшгуль граждан булырга?», шулай ук үз эшеңне ачуга финанс ярдәме күрсәтү буенча консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования