Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүе

13 август 2019 ел., сишәмбе

Бүген, 2019 елның 13 августында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Барлыгы эшкә урнашу, торак бирү, чүп контейнерлары урнаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча 4 мөрәҗәгать каралды.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү, гамәлдәге законнар нигезендә мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәг.башлап үтә.

Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования