Районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 19 августында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, киңәйтелгән утырыш узды.

Сороковнина Елена Владимировна - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары доклад белән чыгыш ясады:

«Демография» милли проекты кысаларында «өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру турында.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында чаралар оештыру турында.

Кузиева Ирина Александровна - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе, уздырылган һәм планлаштырылган мәдәни-массакүләм чаралар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Хөснетдинов Илназ Хәлим улы - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы, уздырылган һәм планлаштырылган спорт чаралары турында мәгълүмат биде.

Габидуллин Газинур Әүхәт улы - Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары үз чыгышында предприятие һәм оешмаларның җәмәгать тәртибен (ДНД) саклауда катнашу кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International