2019 елның 20 августында ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында медицина мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итү

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.

Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе). 

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype " программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Марат Садыйковка медицина тематикасы буенча сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки үз муниципаль районында җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 2018 елда медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан 168 мөрәҗәгать керде, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча, 2019 елның 7 аенда шундый мөрәҗәгать 278 булды. Әлеге тематика буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясе буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына керә, агымдагы елның 8 аенда 970 гариза бастырылган, алар 1568 кулланучы хуплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International