Кама Тамагы муниципаль районы Сөйки авыл җирлегендә гражданнар җыелышы

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

2019 елның 19 августында Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.

Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Никитин Василий Павлович ачып җибәрде, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2019 елның 1 яртыеллыгында җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турында сөйләде.

Вәлиев Илфат Илдар улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы районда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

«Кама Тамагы РҮХ җирлегендә Профилактик медицина тикшерүләре һәм өлкәннәрне диспансерлаштыру (65 яшьтән өлкәнрәкләр) турында» мәгълүмати хәбәр белән «Кама Тамагы РҮХ»ДАССОның баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы чыгыш ясады.

Гражданнар җыелышының нәтиҗәсе булып, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында чыгышы булды. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International