Балалар өчен "Яшелчә, җиләк, җимеш -файдалы продуктлар" уен-викторина

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

 «Яшелчә, җиләк,җимеш - файдалы продуктлар»  - Балтач авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән балалар өчен уен-викторина шулай аталды. Балаларны «Жиләк-җимеш», «Яшелчә»дигән матур китаплар җәлеп итте. Анда татлы җиләк-җим  һәм файдалы яшелчәләр турында сөйләүче рәсемнәр тәкъдим ителде. Чөнки нәкъ менә аларда асралган витаминнар безгә сәламәт булырга булыша. Алар җиләк-җимеш викторинасы сорауларына зур азарт белән җавап бирделәр. Китеп барганда, яшь укучылар алып баручыларга кызыклы һәм танып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр һәм яңадан килергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International