Район Башлыгының шахтерлар көне белән котлавы

2019 елның 24 августы, шимбә

Хөрмәтле шахтерлар! Бүген эшләүчеләргә дә, тармак ветераннарына да мөрәҗәгать итәм! Сезне һөнәри бәйрәмегез – шахтерлар Көне белән котлыйм!

Бу искиткеч бәйрәм безнең бистәнең һәр кешесенә кадерле.

Шахтерлар - көчле һәм кыю кешеләр - чын-чынлап нык, сыналган токымлы кешеләр. Һәркөнлек батырлык үрнәге булып, шахтерлык хезмәте хәтердә Ватан тарихының иң данлы битләрен яңарта, рух көчен, эшче кешенең абруен чыныктыра, үз һөнәре өчен горурлык тудыра, хезмәт династияләрен формалаштыра, буыннан-буынга чын туганлык һәм ярдәмлелек традицияләрен алып бара. Шахтер һөнәре һәрвакыт бездә батырлык һәм хезмәт сөючәнлек символы булып санала, ә тармак үзе бистә һәм республика икътисады өчен стратегик булып тора.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим.

Авыр хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Гаиләләрегездә тынычлык, уңайлылык һәм муллык хөкем сөрсен!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы  Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International