Татарстан Республикасының актив яшьләре өчен социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс

2019 елның 25 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында бәйге (алга таба – Конкурс) үткәрүне хуплады.

Конкурс Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының 18-30 яшьләрдәге (35 яшькә кадәрге галимнәр) яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Конкурста яшьләр оешмалары лидерлары һәм активистлары, предприятие һәм оешмалар (барлык милек рәвешләрендәге) яшьләре, Башкарма комитет белгечләре, муниципаль учреждениеләр челтәре белгечләре, Татарстан Республикасы яшьләренә һөнәри эшчәнлек, яшьләр сәясәте, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә казанышлары булган яшь галимнәр һәм укытучылар катнаша ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырылган: https://vk.com/mol_ipoteka (контактта), @mol_ipoteka (Инстаграмм).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International