Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне кышкы абзарда тоту чорына әзерлек башланды.

17 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне кышкы абзарда тоту чорына әзерлек башланды. Терлекчелек объектларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеген тикшерү максатларында хуҗалыкларның терлекчелек фермаларында комиссия тикшерүе узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО начальнигы Госман Камалиев, «Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Руслан Шакиров, «Кама «агрофирмасы» ҖЧҖнең баш зоотехнигы Алмазбәк Матабаров «Кече Салтык», «Красновидово», «Варварино», «Камская» агрофирмасы ҖЧҖнең Тәмте бүлекчәләрендә терлек азыгы запасын, аларның сыйфатын, ремонтның барышын тикшерделәр. Яшелчә бүлекчәсендә, «Варварино», «Тәмте» бүлекләрендә сенаж чокырлары пленка, салам белән ябылган, сенаж массасының сыйфаты 1-2 класска туры килә.  Терлекчелек продукциясенен сыйфаты  азык сыйфатына бәйле булганга күрә, барлык бүлекчәләрдә дә республика лабораториясендә тикшеренү максатларында азык анализы өчен пробалар алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования