Татарстан Гасыры

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

ТАССР төзелү-республикабыз дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап. Бик катлаулы шартларда яшь республика туды. Безнең республика бүген Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең бер гасырлык юбилеен һәм яңа дәүләт төзелүнең 30 еллыгын.

Кама Тамагы урта мәктәбенең 4 «Б» сыйныфы укучылары өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Татарстан гасыры» – комплекслы дәрес әзерләде. Дәрес барышында балалар ТАССРның нинди документы барлыкка килүен белде, ТР Дәүләт символларын искә төшерде. Презентация укучыларны республикабызның гасырлык юлындагы мөһим вакыйгалары белән таныштырды. Укучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр һәм үз Республикалары турында яхшы белүләрен күрсәттеләр. Дәрес ахырында балаларга «Век Татарстана» анимацион фильмы күрсәтелде, аны ачуда Кама Тамагы мәктәбе укучылары да катнашты.

Диалог, күрсәтмә презентацияләре рәвешендә мондый дәресләр үз районынның тарихы, ТАССР тарихына карата кызыксыну уятуга, ватанпәрвәрлек, үз Ватаныңа, халкыңа мәхәббәт хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International