Җамалиева Хәлимә Әдһәм кызының 90 яшьлек юбилее

20 сентябрь 2019 ел., җомга

2019 елның 20 сентябрендә муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Әүхәт улы Габидуллин, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы штп муниципаль берәмлеге башлыгы Владимир Павел улы  Сороковнин һәм  Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимир кызы Сороковнина Җамалиева Хәлимә Әдһәм кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Хәлимә Әдһәм кызына Рәсәй Президенты В.В. Путиннан котлау сүзләре, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Җамалиева Хәлимә Әдһәм кызы 1929 елның 20 сентябрендә Келәнче авылында күп балалы гаиләдә туа. Аларның гаиләсендә 6 бала була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлык белән беррәттән, төрле катлаулы эшләрдә эшләргә туры килә.

1947 елда әтисе үлгәч, алар Олы Кариле авылына күчеп киләләр. Ул анда сыер савучы булып эшли. Бәби авылында кунакта булганда, Хәлимә апа  Фатыйх исемле матур  гармунчы  егет белән таныша. Аны армия сафларына озатып кала. Аннан кайткач, 1953 елның 1 мартында, өйләнешеп , 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Аның гомерендә югалтулар да булган. 20 яшендә кече кызы вафат була һәм бер оныгын югалта. Тормыштагы кыенлыкларга  карамастан, ул шат күңелле кеше. Җырларга, китаплар укырга һәм бәйләргә ярата.  Быел алар 66 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Хәзерге вакытта,  улы һәм килене тәрбиясендә, Кама Тамагында яши. Бик күп бүләкләре бар, «Хезмәт ветераны»   исеменә лаек булган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования