Район Башлыгының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 12 октябре, шимбә

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Кама Тамагы муниципаль районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез  - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - иң игелекле һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе, нәкъ менә ул кешеләргә иң тыныч һөнәр ияләрен тану символы булып тора. Сез һәрвакыт туган җиргә кадер-хөрмәт белән карадыгыз һәм байлыгыгызны арттырырга тырыштыгыз. Җирдәге эш - иң мөһим һәм изге эш, сезнең хезмәт нәтиҗәләренә күп очракта каматамагылыларның тормыш дәрәҗәсенә  һәм сәламәтлегенә бәйле. Нәкъ менә сез, районыбыз фидакарьләре, безнең барыбызны да үзебездә  җитештерелгән югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәсез, сезнең ярдәм белән безнең өстәлдә өр-яңа пешкән икмәк, сөт ризыклары һәм ит бар.

Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгын үстерү - бу авыл хезмәтчәннәренең күп буыннары казанышы.

Кадерле райондашлар! Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә тотрыклылык, яңа идеяләрне тормышка ашыру, сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телибез! Сезнең авыр хезмәтегездә яңа җиңүләр сезгә! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән,

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                             Н. А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International