2019 елның 20 ноябрендә Кама Тамагында-Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

7 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Чара Кама Тамагы штп, Карл Маркс ур., 105 йорт адресы буенча урнашкан район китапханәсе бинасында узачак.

Көн балалар хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча семинар рәвешендә үткәрелә. Ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар; ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар; ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар; уллыкка алучылар; инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар планлаштырылган.

Чарада вәкилләр катнашачак:

1.      Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе;

2.      Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе;

3.      җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе;

4.      Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектәге социаль яклау бүлеге;

5.      опека һәм попечительлек органнары;

6.      мәгариф идарәсе;

7.      адвокат;

8.      нотариус;

9.      Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе;

10.    Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе;

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2013 елдан башлап чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования