Куйбышев Затон штп «Чишмәкәй» («Родничок») балалар бакчасында Көзге баллар

2019 елның 8 ноябре, җомга

Кама Тамагы муниципаль районының барлык мәктәпкәчә белем бирү йортларында бәйрәм чаралары узды.

«Чишмәкәй» («Родничок») балалар бакчасында барлык төркемнәрдә тәрбиячеләр балалар белән берлектә Көзге баллар үткәрделәр.

Тәрбияче Софьина Ирина Александровна һәм педагог Демидова Татьяна Львовна җитәкчелегендә өлкән төркемнең чыгышын билгеләп үтәсе килә.

Балалар бик зур бәйрәм программасы әзерләгәннәр: шигырьләр, җырлар, биюләр. Бердәмлек көненә «Шалкан» театраль постановкасын әзерләгәннәр, ул уртак тырышлык куеп, бердәм булып, теләсә нинди эшне башкарып була икәнлеген ачык күрсәтте.

Балалар барлык чыгышларда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.

Әти-әниләргә, әби-бабайларга, бәйрәмгә килгән барлык туганнарына кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International