Район Башлыгының РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Сезнең намуслы хезмәтегез хокук тәртибе һәм куркынычсызлык гарантиясе булып тора. Нәкъ менә сез законлылыкны, дәүләт һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау сагында торасыз. Кешеләрнең җәмгыятьтәге социаль хәле һәм кәефе, гражданнарның хокук саклау системасына ышанычы, Кама Тамагы муниципаль районының киләчәк үсеше буенча безнең планнарны тормышка ашыру сезнең нәтиҗәле эшегезгә бәйле. Батырлык, һөнәри осталык, җаваплылык, югары фидакарьлек һәм киеренке көндәлек хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Район эчке эшләр органнары ветераннары аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләренә лаек. Кама Тамагы җирендә законлылыкны һәм тәртипне тәэмин итү хакына һөнәри бурычка тугры калуыгыз һәм хезмәт вазыйфаларын җаваплы башкаруыгыз өчен рәхмәт!

Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм туган район, бөтен ил иминлеге өчен хезмәттә уңышлар телибез!

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International