ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Осинниково авыл китапханәсендә «Татарстанның тарихи үткәне» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, мәдәният, гореф-гадәтләр турында, шулай ук Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында сөйләделәр . Чара барышында балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, Татарстанның төп тарихи этаплары һәм республика символлары турында белемнәрен тулыландырдылар.