12 ноябрь көнне Татарстан радиосында күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда сак зоналары турында

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрьдә 7.30 сәгатьтә «Татарстан радиосы»да «Яңа көн» программасы эфирында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы эксперты белән бергә әңгәмә узачак. Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин радиотыңлаучыларга территорияләрне махсус шартлар белән куллану зоналарында булган күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, булган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук безнең «Вконтакте» битендә (vk.com/rosreestr16).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International