«Туфан Миңнуллин – иҗат чикләре»

12 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгына багышланган  «100 күренекле якташ» циклы кысаларында Туфан Миңнуллин музеенда  «Туфан Миңнуллин – иҗат чикләре» дигән чара узды.  

Аны хәзерге татар әдәбиятында комедия патшасы дип атыйлар. Туфан Миңнуллин татар балалар драматургиясен үстерүгә зур өлеш кертте. Музей экспозициясе нигезен тәшкил иткән драматургның шәхси китапханәсеннән, документлары, фотосурәтләре, китаплары чарада катнашучыларга татар халкының бөек улына якынаю, аның иҗаты белән танышу мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования