Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүе

12 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Бүген, 2019 елның 12 ноябрендә, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Барлыгы эшкә урнашу, торак шартларын яхшырту, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һ. б. мәсьәләләр буенча 9 мөрәҗәгать каралды.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү, гамәлдәге законнар нигезендә, мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.

Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования