Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы югары сыйныф укучыларын аграр университетка Ачык ишекләр көненә чакыра

14 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачаклар. Авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләгән балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм югары уку йортын тәмамлаучыларга һәм студентларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., к. Маркс ур., 65, икътисад институты бинасында.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования