Татарстанда «Татарстан Республикасы авыл яшьләренең социаль портреты» дигән социаль тикшеренү үткәрелә

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә авыл яшьләре проблемаларын өйрәнү буенча «Татарстан Республикасы авыл яшьләренең социаль портреты» дигән социаль тикшеренү үткәрә. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә авылда яшьләр сәясәте мохитендә хәвеф-хәтәрләрне ачыклау һәм системалаштырырга, «2020-2023 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре»яңа дәүләт программасына кертү максатында аларны минимальләштерү буенча чаралар комплексын эшләргә һәм республика җитәкчелегенә тәкъдим итәргә планлаштырыла.

Анкетаны кәгазьдә (сканерланган документларны электрон адреска җибәрергә кирәк amo-rt@mail.ru 2019 елның 20 декабренә кадәр) яки сораштыруда катнашучы гугл-формада анкета тутырырга кирәк.

Формадагы сылтама:

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScvQ6R1PgriozBGLJ2DAbWTEOu07a9hk2NhZDGv6HTDSzmOkQ/viewform

Сораулар белән (843)221-75-97 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Алынган нәтиҗәләр авылда яшьләр сәясәте өлкәсендә эш алып барырга мөмкинлек бирәчәк, актив катнашуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International