Марат Җәббаров: авыл хуҗалыгы оешмаларында орлыкларның торышына анализ ясау, 2020 елгы уңыш өчен орлыкларны яңарту планын төзү бик мөһим

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Кырларның уңдырышлылыгы күп факторларга бәйле, әмма иң мөһим факторларның берсе - орлыклар», - диде Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасының орлыкчылык системасында федераль селекция үзәкләренең филиаллары эшли, шул исәптән Казанда аерымланган федераль тикшеренү үзәге - ТатНИИСХ, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” (“Россельхозцентра”)» һәм “Дәүләт сорт комиссиясе” («Госсорткомиссии») филиаллары, республиканың орлык заводлары һәм хуҗалыклары. Мондый система республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сыйфатлы  орлык кирәкле күләмнәрдә тәэмин итәргә ярдәм итә.

«Чәчүлекләрнең яртысын диярлек бөртекле һәм кузаклы культуралар алып тора. Алар буенча республика тулысынча үзебезнең орлыклар белән тәэмин ителгән, ә менә кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыкларын кирәкле күләмдә башка көнчыгыш төбәкләрдән һәм чит илләрдән кайтарабыз, чөнки Татарстан бу культураларны җитештерү зонасына керми», - дип төгәлләштерде министр.

Республика кырларында үстерелә торган барлык сортлар “Дәүләт сорт комиссиясе” филиалы участокларында сынау узалар. Ел саен төрле культураларның меңләгән сорты сынала. Шулардан җирле климатка яраклашканнары районлаштырыла.

Дәүләт сорт участокларында ел саен яңа сортлар һәм агротехнологияләр белән танышу өчен зона семинар-киңәшмәләре уза. Бу чараларда 500дән артык хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр һәм фермерлар катнаша.

Республикада бөртекле һәм кузаклы культураларның 90 сорты чәчүгә тәкъдим ителгән. Сортларны тулыландыру буенча төп урынны Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) алып тора. Республика кырларында институтның барлыгы 39 сорты үстерелә, бу республика чәчүлекләренең 55%ка якынын тәшкил итә.

Марат Җәббаров, республикада сыйфатсыз орлыкларның әйләнешкә керүен булдырмас өчен грунт контроле ясала, дип әйтте. 2019 елда 400дән артык орлык партиясе грунт контролен узды, шуларның 11%ы сыйфат таләпләренә туры килми, һәм бу партияләр сатуга кертелми.

Республиканың орлык хуҗалыклары да үз өлешләрен кертәләр. Республикада алар 44, аларның күпчелеге “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе составына керә.

Чәчелә торган орлыкларның сыйфатына ындыр табагы хуҗалыгының торышы, аның орлык материалын вакытында  һәм сыйфатлы эшкәртә алуы һәм саклавы да нык тәэсир итә. Соңгы 5 елда республика программасы буенча 257 ындыр табагы объектына ремонт ясалды, бу да орлыкларның сыйфатын тәэмин итүгә ярдәм итә.

Марат Җәббаров идарәләр башлыкларына һәр авыл хуҗалыгы оешмасында орлыкларның торышына анализ ясарга һәм 2020 ел уңышы өчен орлыкларны яңарту планын төзергә кушты.

«Республика сөт җитештерү буенча лидер булганга күрә безнең өчен кукуруз үстерү аеруча мөһим, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Технология белән бергә тиешле гибридларны сайлап алу да мөһим, алар орлык базарында бик күп түгел. Орлыклар сатып алуны март-апрельгә калдырып, контрафакт партияләргә эләгергә мөмкин. Бу инде, уңышны югалту белән бергә, терлекләрнең продуктивлыгын да югалту, дигәнне аңлата».

Марат Җәббаров әйтүенчә, 2020 елга чәчүлекләрнең структурасы хәзер үк билгеле инде.

«Орлыкларны сатып алу хәстәрен бүгеннән күрергә кирәк, - дип, мөрәҗәгать итте министр киңәшмәдә катнашучыларга. – Орлыкчылык мәсьәләсенә без язга таба әйләнеп кайтырбыз, шул чакта районнардагы вәзгыятьнең ничек үзгәрүен күрербез».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International