«Манзара» спорт һәм музыка премиясе 2020 елның 18 гыйнварында Казан шәһәрендә узачак

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

18 гыйнварда Казан шәһәрендә Казан дәүләт циркы бинасында «Манзара» премиясе шоуы узачак. «Манзара» спорт һәм музыка премиясе - ул мәдәният һәм спорт арасындагы проект.

Проектның барлыкка килү тарихы 2015 елдан башлап беренче премияне оештырудан башлана, хәзер проект ел саен уздырыла.

2020 елның 18 гыйнварында тамашачыларны һәм катнашучыларны күп кенә сюрпризлар көтә. Оештыручылар ел саен тамашаның программасын һәм форматын яңарталар. 2019 елгы Татарстан Сабантуйларының абсолют батырлары һәм көрәшнең иң яхшы спортчылары, оештыручыларның махсус чакыруы буенча, 130 килограммга кадәр авырлык категориясендә «Манзара-2020» чемпион билбавы өчен көрәшәчәк. Танылган һәм яшь артистларның чыгышы булачак.

Оештыручылар спортка һәм музыкага битараф булмаган барлык кешеләрне «Манзара» премиясенә чакыра, тулырак www.manzara.online сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International