2019 елның 15 ноябреннән «Ростелеком» ГАҖ универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннарыннан Россия Федерациясенең барлык кәрәзле телефон номерларына телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды.
Универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннары социаль функция башкара - ул әле дә күп кенә ерак һәм кыен торак пунктларда бердәнбер элемтә чарасы.
Универсаль хезмәт күрсәтү таксофоннарыннан файдалану кагыйдәләре - кушымта итеп бирелә торган фоторепортажда.