Кама Тамагы муниципаль районы Келәнче авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Келәнче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.

Авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Дамир Габделхәй улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга үзара салым акчаларын исәпкә алып куелган бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Авыл хуҗалыгы бүлекчәсе җитәкчесе Ишмиев Ринат Хәлим улы 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Дамир Рафаэль улы Даминов авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Полициянең участок уполномоченные Яруллин Зөлфәт Галимулла улы авыл җирлегендәге оператив хәлләр турында сөйләде.

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Илмир Илдус улы Гыйльметдинов пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов чыгышы йомгак ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International