Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачыларга эчке юлларны, электр тапшыру линияләрен һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау белән ярдәм итәчәк

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән гаризалар җыюны дәвам итә.

2019 елда республика бюджетыннан 1:2 нисбәтендә бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренең эчке инфраструктура объектларын ремонтлауны финанслашуга 83,6 млн сум бүлеп бирелгән. Бакчачыларның 32,8 км суүткәргеч, 19,4 км эчке юлларны, электр белән тәэмин итү линияләрен ремонтлауга тотылган чыгымнары капланган, шулай ук 4 трансформатор сатып алынган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2020 елда әлеге эшләрне башкаруга документлар җыю эше башланды. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча финанслашу программасында катнашырга теләгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, каб.313. телефон: (843) 292-27-73.

Исегезгә төшерәбез, Республикада беренче ел гына бакчачыларнын чыгымнарын финанслау буенча программа уңышлы гына эшләп килми. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан аларның территориясендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары (ТР МКның 07.09.2009 елдагы 798 номерлы карары редакциясендә) белән билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International