Республикабыз төзелүгә багышланган истәлекле юбилей - без ирешкәннең барысын да күрсәтү мөмкинлеге ул районыбызның күренекле кешеләре - безнең горурлыгыбыз, тарихыбыз, безнең байлыгыбыз.
Туфан Миңнуллин музеенда «Безнең танылган якташларыбыз» дигән чаралар циклы кысаларында «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасына ял итүчеләр өчен тематик экскурсия узды. Күренекле драматургның биографиясе, Туфан Габдулла улының шәхси әйберләрен күрсәтү, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе китапханәсе белән танышу, очрашуда катнашучыларны гаҗәпкә калдырдылар.