Кама Тамагында Идел елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3 февраль көнне 17.00 сәгатьтә җирле халыкны, якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләрен һәм арендаторларын, җирле җәмәгатьчелек вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне Идел елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуына чакырабыз: Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт (үзәк китапханә бинасы).

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк.

Проект белән алдан ук park.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Сезне кызыксындырган барлык сораулар буенча (884377) 2-11-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International