2019 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1,3 млрд сумлык продукция китерелгән

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елда Татарстанда Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск районның Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылды. Чаралар 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр узды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Наил Залаков уздырылган ярминкәләр йомгаклары буенча сәүдә мәйданчыкларына 1,3 млрд сумнан артык продукция китерелгән булуын билгеләп үтте. Баплык төрдәге ит - 2,1 мең тонна, үлочәүле сөт - 500 тонна, шикәр комы - 1000 тонна, он - 850 тонна, ярмалар - 300 тонна, тавык йомыркасы - 10 млн. данә, бәрәңге - 8 мең тонна, яшелчәләр - 5,5 мең тонна, ашлык - 5 мең тонна. Продукциянең 70%ы диярлек Казанда сатылган.

Түбән Камада, Әлмәттә, Чистайда, Лениногорскида, Зәйдә, Алабугада, Бөгелмәдә, Баулыда, Урыссуда ярминкәләр мөстәкыйль үткәрелә. Бу районнарда 270 млн. сумлык продукция китерелгән.

Наил Залаков Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган ярминкәләрдәге бәяләрнең уртача бәяләрдән түбән булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, карабодай ярмасының ярминкәләрдәге бәясе 30 сум иде, ә сәүдә челтәрләрендә аның килосы 50 сумга кадәр җитә. Сырларга, сөткә һәм сөт продукциясенә, бәрәңгегә һәм яшелчәләргә бәяләр дә 30 - 40%ка түбәнрәк булды. Сыер итенең килосы - 280 сумнан 320 сумга кадәр, дуңгыз ите - 220 сумнан 250 сумга кадәр, бәрәңге - 10 сум/кг, үлчәле сөт - 30 сум./литр.

Көзге ярминкәләр сезоны башында күбрәк бәрәңге, яшелчәләр, ашлык, он, шикәр, ярмалар алдылар килүчеләр. Ә яңа ел алдыннан барлык төр ит, сөт, сөт продукциясе яхшы сатылды, помидор, кыяр һәм яңа тотылган елга балыгына ихтыяҗ даими булды.

Наил Залаков муниципаль берәмлекләрнең башлыкларына ярминкәләр чараларын оештыруда актив эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Наил Залаков шулай ук республика җитәкчелеге ягыннан күрсәтелгән ярдәмне дә билгеләп үтте, аерым алганда, транспорт чыгымнарын каплауны. «Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә китерелгән товарны логистикага чыгымнар тотмыйча һәм өстәмә сәүдә бәяләре билгеләмичә сатарга мөмкинлек бирә, ә эре шәһәрләрдә яшәүче гражданнарга сыйфатлы продуктларны базар бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдән сатып алу мөмкинлеген бирә», - диде ул.

Казанда Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча төзелгән чатыр ярминкә мәйданчыкларын да халык үз итә. Алар ел буе эшли. Әмма, нотыкчы сүзләренә караганда, икенче чират метро төзелешен карасак, ике ярминкә мәйданчыгы төзелеш зонасына туры килә икән. Хәзер ул мәйданчыкларны буш урыннарга күчерергә кирәк булачак.

Видеоэлемтә кысаларында Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, әлеге ярминкә мәйданчыклары шәһәр халкы өчен дә, шулай ук фермерлар өчен бик кирәк, шуңа күрә шәһәрдә аларны оештыру өчен яңа уңайлы урыннар таптык инде, диде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International