"Социаль эшкуар-2020" конкурсының беренче дулкыныннан гаризалар кабул итү 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

«Социаль эшкуар» конкурсы – түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге белән 2дән 40 млн сумга кадәр процентсыз займ рәвешендә финанс ярдәме алучы проектларны сайлап алу буенча «Безнең киләчәк» фондының төп механизмы. Фонд эшләгән 12 ел эчендә Россиянең 58 регионыннан 254 проект хупланды, аның гомуми суммасы 653,2 млн.сум. 2019 елда Татарстан Республикасыннан 3 проект 6 млн. сумнан артык акча җәлеп ителгән.

Фонд тарафыннан ярдәм ителгән эшмәкәрләр борынгы производстволарны торгызалар, инвалидларны һәм өлкәннәрне эш белән тәэмин итәләр, балалар бакчалары һәм медицина үзәкләре ачалар, калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнәләр.

Конкурска гаризалар ел әйләнәсендә кабул ителә, ә җиңүчеләрне елга ике тапкыр – җәй һәм көзен билгелиләр. Агымдагы елда конкурсның беренче дулкыныннан гаризалар кабул итү 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге датадан соң килгән эшкуарлар гаризалары киләсе периодта каралачак.

Бу елның җәендә финанслау алуга дәгъва кылучы эшкуарлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар үз заявкаларын Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча, 28 февральгә кадәр җибәрергә тиеш.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат: http://konkurs.nb-fund.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International