Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 23 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды.

Комиссия составына Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Федераль салым хезмәте, ФБП, полиция бүлеге, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, Суд приставлары, Кама Тамагы муниципаль районы прокуратурасы вәкилләре керә.

Комиссиягә салымнар буенча бурычлары булган шәхси эшмәкәрләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International