Күңелле уйлар көне «Укы, уйна, аралаш» Яңасала авыл китапханәсендә

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

     Дәресләрдән буш вакытта, яхшы китап белән мавыктыргыч чара -  балаларга бик кызык. Яңасала авыл китапханәчесе клуб белән берлектә балалар өчен «Укы, уйна, аралаш» дип исемләнгән күңелле уйлар көне оештырдылар. Балалар бик теләп конкурсларда, викториналарда һәм башка кызыклы чараларда катнаштылар.

     Барлык катнашучылар үз талантларын күрсәтү, белем багажын тулыландыру, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге алдылар. Чара бик күңелле узды һәм балалар күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International