«Куйбышев исемендәге РБФ» ЯАҖ хезмәт коллективында җыелыш

2020 елның 14 феврале, җомга

Кама Тамагы муниципаль районында район предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары белән җыелышлар дәвам итә.

Бүген, 2020 елның 14 февралендә, "Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы" ЯАҖ хезмәт коллективында җыелыш узды. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.

Район Башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International