Кама Тамагы районында "Идел йорт" театр коллективлары конкурсы дәвам итә

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

     26 февраль көнне Ишем авыл мәдәният йортында тамашачылар һәм жюри әгъзаларына «Яра» спектаклен тәкъдим иттеләр, җитәкчесе Хәйретдинова а.р., пьеса авторы Гыйләҗев А. Р. Спектакль тамашачыларны һәм жюрины актерларның Яхшы уены һәм кызыклы сюжет белән шатландырды. Ишем авыл мәдәният йорты театр коллективына иҗади уңышлар телибез.

     Спектакль алдыннан Кирельский авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин ике тыл хезмәтчәне Дилбәр Йосыпова һәм Әминә Хәйруллинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Хатын-кызлар клубка бик теләп спектакльгә килделәр. Фәнис Зиннәтуллин Ишем авылы яшәүчеләрнең алкышларына күмелеп, залга җыелган тыл хезмәтчәннәрен бүләк белән котлады һәм чәчәкләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International