ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

10 апрель көнне Бәширов Рәис Нурулла улын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы штп муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Владимир Павлович, Кама Тамагы штп Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ольга Шалдыбина  котлады.

1 апрельдә сәгать 13.00дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итә. Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.

10 апрель көнне Булатова Әминә Миңһаҗ кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы МР Башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Ефимов һәм Куйбышев Затон штп депутаты Альмира Винникова котлады.

Бүген, 10 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Кама Тамагы муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре,  районның  муниципаль берәмлекләрендә ирекле янгын сүндерү сагы оештыру турында  фикер алыштылар.

Кама Тамагы муниципаль районының "Мәгариф Идарәсе" МКУ кадрлар буенча үзгәрешләр бар. Идарәнең хәзерге җитәкчесе Зиннәтуллин Рәис Вакилович үз теләге белән китү турында гариза язды.  Конкурс процедуралары үткәрү чорында, 11 апрельдән алып Идарә  җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп  Гыймадиева Елена Александровна билгеләнде.  Ул элек район  Башкарма комитетының   яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара иде.

 

10 апрель көнне  район Башлыгы Павел Лоханов районның  предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Кама Тамагы муниципаль районының  торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уздыру киңәшмәнең иң төп темасы иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International