ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 2 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район Башлыгына алты каматамагылы түбәндәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте: торак шартларын яхшырту, эшкә урнаштыру, торакны хосусыйлаштыру, коммуникацияләр үткәрү, шулай ук башка темалар.

Терлекләрне кышлату ахырына якынлаша. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләрне тоту өчен җәйге лагерьларны әзерләү бара. Территорияләре тирестән чистартыла, салам җәелә. Корылмаларга һәм җиһазларга ремонт ясалган, терлекчеләр өчен кирәкле көнкүреш шартлары булдырылган. Барлыгы 32 көтү булдырылган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан Кама Тамагы штп Башкарма комитеты хезмәткәрләре район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Олы Карамал авыл җирлеге белгечләре Бәрлегуҗа авылындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары Вафина Мөкәррәмә Сөләйманова һәм Гарифуллина Рауза Талиповнага ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

1 майда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, "Кама Тамагы" АХП" ҖЧҖ  директоры Рамил Каюмов "Карамал", Сөйки", "Кирельск", "Олы Салтык" бүлекчәләрендәге кыр эшләренең барышы белән танышып чыктылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында территорияләрне чистарту дәвам итә. Ял көннәрендә Кама Тамагы штп оешма, предприятие хезмәткәрләре чираттагы өмә оештырдылар һәм районны төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. 

Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән барган киңәшмә барышында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов махсус янгынга каршы режим барган чорда халык арасында үз-үзеңне тоту турында аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген билгеләде.

Бүген, 2 май көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында төп мәсьәлә булып Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышу иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International