ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Кече Карамал авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Солтан Әмирхановның “Төшләремә таңда керәсең” шигырьләр китабын тәгъдим итү кичәсе үткәрелде.

Быел  гыйнварда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка  85 яшь тулыр иде. “Сүз чыгар  шагыйрьләрдән хикмәт белән”, - дип юкка гына әйтелмәгән.Илдар Юзеевның сокландыргыч иҗаты әлеге фикерне  тулысынча дәлилләп тора.

14 гыйнварда  Олы Кариле авыл китапханәсендә танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла  Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан “Туган ягым – гөлләр иле” исемле әдәбият сәгате узды. Китапханәче Венера Зыятдинова  мәктәп укучыларын шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әдибәгә багышланган презентация карау  да балаларга күп мәгълүмат бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International