ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

19 февральдә Кирельск авыл мәдәният йортында театр коллективлары конкурсы кысаларында тамашачылар игътибарына «Комната невесты» комедиясен һәм балалар театр коллективының «На балу у Золушки» әкиятен күрсәттеләр. Ике спектакльдә тамашачыларны бик шатландырды.    

Яңа Сала авылы мәдәният йортында "Сәяр"театр коллективы-җитәкчесе Ләлә Мотыйгуллина Раилә Муксимованың «Күрәзәче Зөлфирә» дигән спектакелен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Ә Кече Салтык мәдәният йортында "Сәяр" театр коллективы-җитәкчесе Фәйрузә Зиганшина Д. Салиховның «Кызлар капканы» дигән спектакелен күрсәттеләр.

 Бүген, 20 февральдә, безнең районда Татарстан Респубикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең пленумы үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International