ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

   Бүген, 20 мартта, Олы Салтык авыл мәдәният йортында Республика фестиваленең “Балкыш” (“Сияние”) 1 нче район сайлап алу этапы булып үтте. Әлеге фестивальдә Кама Тамагы муниципаль районының пенсионер һәм ветеран үзешчән башкаручылары  чыгыш ясадылар.  

   Туган якны өйрәнү музеенда “Игелелекнең бер өлешен бүләк ит” дип аталган чара узды. Әлеге чарада автоном коммерцияле булмаган “Кама таңнары” үзәгендә ял итүчеләр катнаштылар. 

   Район үзәк китапханә хезмәткәрләре “ Игелекле атна” кысаларында Кама Тамагы урта мәктбенең 5Б сыйныф укучылары өчен «Игелекле эш» мәгълүмәт минутлары үткәрделәр. 

   1 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерләү группаларында районның туган якны өйрәну музей хезмәткәрләре “Игелелек” дәресе үткәрделәр. 

Барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрелә дип хәбәр итә Салым органнары.

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International