ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

    7 май көнне Советлар Союзы Герое М.А.Чирков истәлегенә багышланган традицион эстафета үтте. Эстафетада Кама Тамагы муниципаль районының төрле мәктәпләреннән 9 команда катнашты. Беренче булып финишка Сөйки урта мәктәбе командасы килде. Икенче урында Кирельск төп мәктәбе һәм өченче урында Олы Кариле урта мәктәбе командалары.

    Олы Кариле һәм Рудник урта мәктәбе, белем бирү идарәсе “Агач утырту көне” акциясенә кушылдылар. 5 май көнне алар урманчылык хезмәткәрләре белән берлектә Антон авылыннан ерак түгел урман фондында 3 меңгә якын нарат үсентеләре утырттылар. 

    Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы кыр эшләре бара. Көзге культураларны тукландыру тәмамланып килә. Бөтен хуҗалыкларда да тырмалау эшләре дәвам итә. Хәзергесе көндә 172 трактордан 82 эшли. «Агрофирма Нармонка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 3 филиалында да язгы культураларны чәчүгә керештеләр. 505 гектарда арпа чәчелгән инде.

    Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе базасында Яшь армиячеләр отрядына кабул итү һәм ант тапшыру булды. Отрядка район урта мәктәпләреннә 76 укучыны кабул иттеләр. Укучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Роман Михеев һәм хәрби комиссар Дамир Сергеев котладылар.

    Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен 9 май бәйрәме алдыннан «Җиңү көненә открытка” дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Укучылар үз куллары белән якын кешеләрен бәйрәм белән котлау өчен открытка ясадылар.

Рудник урта мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен Җиңү көне алдыннан шундый исем астында батырлык дәресе үтте.

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International