ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

    12 май көнне Чистай шәһәрендә «Татар кызы -2018» бәйгесе булып узды. Бәйгенең төп максаты булып татар кызының күркәм сыйфатларын ачу, хәзерге заман хатын-кызының социаль статусын, ролен ныгыту, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм башкалар тора. 

    Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов авыл хуҗалыгы һәм азык төлек  идарәсе җитәкчесе Ильфат Вәлиев, консультант Ильнар  Исмәгыйлов белән берлектә районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышып чыкты.

    15 май көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында гаилә спорт эстафетасы үтәчәк. Барлык катнашырга теләүчеләрне яшьләр эше һәм спорт бүлегенә 15 май сәгать 12 гә чаклы 2-33-40 телефоны аша гариза биреп куюларын үтенәбез.

    Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап 12 май көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексы республика районнарының балалар-спорт оешмаларында шөгыльләнүче  яшь егетләр, кызлар арасында йөзү буенча ярыш үткәрделәр. 

    “Кама Таңнары” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Әлфия Гыймадиева Бөек Җиңү көненә багышлап “Картаймыйлар ветераннар” исемле музыкаль-әдәби чара үткәрде. Чарада хезмәт ветераннары, сугышта катнашучылар, пенсионерлар, инвалидлар катнашты. Аларның һәркайсы сугыш турында үзләренең хәтирәләрен искә төшерделәр.

  14 майда Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булып үтте. Утырышны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы, Кама Тамагы муниципаль Район Советы рәисе Павел Лоханов алып барды. Утырышның көн тәртибенә 4 сорау куелган иде. Барлык сораулар да утырышта каралды, һәрберсе буенча тиешле карарлар кабул ителде.  

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Поселок һәм авылларны чүп-чардан чистарту икеайлыгы барышы хакында Геннадий Вахромов чыгыш ясады. Рамил Ганьятуллин язгы чорда автомобиль юлларын төзек хәлдә тоту һәм Кама Тамагы муниципаль районы буенча 2018 елга юлларны төзәтү планы белән таныштырып китте.              


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International