ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

    22 май көнне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәткәрләре Куйбышев Затон китапханәсе мөдире Вера Заикина белән берлектә социаль ярдәм алучы өлкәннәр өчен бөек рус язучысы Л. Н. Толстой иҗатына багышланган чара үткәрделәр.

    Тенеш поселок китапханәсендә “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Әкиятнең яраткан геройлары” исемле әдәби викторина үткәрделәр. Балалар әкият китаплары белән таныштылар, “Шалкан” исемле әкият карадылар. Чара ахырында асфальтта рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар.

    Уңайсыз метеорологик күренешләр: 24 май көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы  көчле җил 15-20 м/с, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан.

    Бүген Кама Тамагы муниципль район Советы утырышлар залында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Кама Тамагы муниципль район башлыгы Павел Лоханов катнашында законсыз әйләнештәге этил спиртын һәм исерткеч эчемлекләрне кисәтү һәм тыю ведомствоара комиссиясенең утырышы булып үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International