ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    25 майда Район мәдәният йортында эшмәкәрләрнең йомгаклау конференциясе була. Көн тәртибендә салым түләү, онлайн кассаларын куллану, электрон ветеринар таныклыкларын бирү һәм башка мәсәләләр каралган. Урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләрен конференциягә көтеп калабыз. 

     Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 28 майда сәгать 9.00-17.00 сәгатькә кадәр  “Балаларга ярдәм күрсәтү оештыру”: сораулар, проблемалар, тәкъдимнәр” дигән темага кайнар линия эшләячәк. Мәгълүмат өчен тел. 8(843) 236-61-24,  236-61-26, 236-61-49.

    Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә соңгы кыңграуга багышлап бәйрәм линейкалары үтте. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов Иске Казиле урта мәкктәбе бәйрәм линейкасында катнашты. 

    23 май көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга акчалата премия алыр өчен сертификатлар тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International