ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

    Олы Кариле урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары уку елын тәмамлауны үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булдылар. Сыйныф җитәкчесе Фирдәвес Зыйәтдинова белән бергә алар район үзәгендәге туган якны өйрәнү Һәм Туфан Миннуллин музеенда экскурсиядә булдылар, паркта йөрделәр. Соңыннан кафега кереп бик тәмләп сыйландылар.

    29 май көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев һәм консультант Ильнар Исмагилов белән берлектә районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. 

    Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  Рунар Шамсутдинов 31майда 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.  

Адресы: Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70

Белешмәләр өчен  тел. 8(843-79)2-24-97

    30 май көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә 15-20 м/с, сәгать 12 дән 20 сәгатькә чаклы урыны белән бик көчле өермәле җил 20-25 м/с, яшен.

Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар!

    30 майдан “Акчарлак спорт-сәләмәтләндерү комплексында олы һәм кече йөзү бассейннары гадәттәге режимда эшли башлаячак. Дүшәмбе санитар көн.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International