ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

    Пушкин көне Рәсәйдә 1991 елдан башлап билгеләп үтелә. Ул шулай ук дөньяның башка күп кенә илләрендә дә  билгеләп үтелә. Аның иҗаты белән балалар да, олыларда яхшы таныш. Китапханә хезмәткәрләре Пушкин көненә багышлап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырдылар.

    Пушкин көнен билгеләп үтү рамкасы кысаларында Затон поселок китапханәседә чара үткәрделәр. Әлеге чарада Куйбышев Затоны урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар Рәсәй дәүләт символларына, хөкүмәт бүләкләренә һәм Рәсәйнең күренекле урыннарына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.

    “Богородский рай” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә балаларны яклау көненә багышлап “Балачак бәйрәме” исемле чара үткәрделәр. Балалар төрле бәйгеләрдә, флеш-мобта катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар, биеделәр. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте, балаларда искиткеч тәэсирләр калдырды.      

    Авыл яшьләре Рәсәй союзы, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты булышлыгы белән «Село 21 века» Бөтенрәсәй бәйгесен үткәрә. Конкурсның максаты-авыл җирлекләре арасында уңышлы үсеш алучы җирлекләрне барлау һәм аларга һәръяклап ярдәм итү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International